Бу көннәрдә ул үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 13 яш була. Сугыш чорының барлык авырлыгын күреп-татып үстем ди ул. Өстендә – бәйрәм костюмы, күкрәгендә – медальләр. Тыл хезмәтчәне сирәк очракларда гына шулай киенә. Бүген – парадча. Туган көне бит! Гомәр Сафинга 95 яшь тула.
Бөек Ватан сугышы башланганда, Гомәр Сафинга 13 яшь тулган. Гаиләдә – биш бала, ул иң олысы була. Әтисе фронтка киткәч, әнисенә ярдәм итәр өчен колхозда эшләгән.
Сугыш чорының барча авырлыгы хатын-кызлар, балалар җилкәсенә күчә. 43 нче елда Гомәр Сафинны хисапчы булып эшкә алалар. Аннары өч ел армиядә хезмәт итә. Кайткач, авыл Советы депутаты, баш бухгалтер, колхоз рәисе булып та эшли.
Гомәр Сафин балалары, оныклары, кадер-хөрмәтендә яши. Аларның саны утызга җыела икән. Соңгы 15 елда ветеран төпчек кызында яши. Таләпчән, кешелекле, ярдәмчел, ачык күңелле безнең әти, ди балалары Гомәр Сафин турында.
Гомәр Хаҗи улы җәмәгать тормышы белән актив кызыксына: газета һәм журналлар яздыра, хоккей һәм футбол карый, фронтовиклар һәм авылдашлары турында күп яза. Аның очерклары нигезендә, 2022 елда татар телендә «Авылдашлар – чордашларым» китабы басылып чыккан.