Бу сезонның йомгаклау премьерасы күптән түгел Галиәсгар Камал театрында узды. Рөстәм Галиуллинның әсәре буенча «Көзге Кайтаваз» дип исемләнгән спектакленең премерасы тәкдим ителде. «Көзге кайтаваз» пьесасы Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде. Спектаклне беренчеләрдән булып Искәндәр Гыймалтдинов та күреп кайтты.
Камал театры язучы Рөстәм Галиуллинның «Көзге кайтаваз» дебют пьесасы буенча спектакль чыгарды. Жанры – комедия. Төп герой — атаклы профессор, яраткан ир һәм әти. Тамашачы хозурына гаиләнең үрнәк моделен тәкъдим итәләр кебек. Әмма бервакыт ишекне үткәннәр шакый, идеаль образ мизгел эчендә җимерелә.
Спектакльне театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйды. Беренче тапкыр пьеса геройлары — театр сәхнәсендә җанландылар. Постановка “Яңа татар пьесасы” конкурсында махсус бүләккә лаек булды.
Геройларга бер-берсе белән якыннанрак аралашырга туры килде, ә тамашачылар мәхәббәт, гаилә, тугрылык һәм тормышның чын кыйммәтләре хакында персонажлар белән бергә уйланды, яшьаралаш көлде. Әлеге тарихның нәрсә белән тәмамлануын белергә теләүчеләрр Камал театрына билет алырга тиештер. Театр куелышын тагын 31 майда һәм 17 июньдә күрергә мөмкин булачак.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ренат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары