Шул уңайдан бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концетлар залында “Тукайга багышлау” дип аталган бәйрәм концерты үткәрелә. Бу чарадан тыш та опера студиясе, апрель ае дәвамында, татар музыка сәнгатен сөючеләргә, бик бай репертуар тәкъдим итте. Югары сәнгать тәэсирләре белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан уртаклаша.
Казан опера студиясенең беренче зур театраль проекты — Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясенең куелышы.
Оешуларына 30 ел уңаеннан үткәрелгән Татар музыка театры җәүһәрләре концертында да әлеге спектакльдән өзек күрсәтелде.
Яңа опера иҗат итүчеләр өчен татар музыкасы җәүһәрләренә багышланган концертлар аеруча кадерле.
Авырлыкның бер җиңеллеге дә була. Бигрәк тә янәшәңдә тәҗрибәле остазлар барында .
Остазлар укучылары , ә укучылар остазлары белән горурлана .
Опера студиясе барлыкка килүгә Казан консерваториясе каршында опера белгечләре әзерләү кафедрасын оештыру зур этәргеч бирә. 1993 елда Рубин Абдуллин консерваториянең яңа бүлекчәсе буларак опера студиясен ача. Ачылганнан бирле аның сәнгать җитәкчесе – Әлфия Җаббарова.
Соңгы елларда Казан опера студиясе сәхнәләштереп күрсәткән әсәрләр арасында Җәүдәт Фәйзинең Нәкый Исәнбәт либреттосына иҗат ителгән «Хуҗа Насретдин» да бар. Шулай ук Нәҗип Җиһановның 50 ел буена зур сәхнәдә күренмәгән «Түләк» операсының куелышы да Казан консерваториясенең казанышы. “Музыкальная жизнь» журналы аны елның иң уңышлы сәхнә әсәре дип бәяләгән иде.
Берсеннән –берсе талантлы җырчылар әзерләүче опера студиясенә утыз булса, беренче “Сания” операсы язылуга тиздән 100 ел тула. Бәлки шул зур вакыйга Татарстан башкаласында Музыкаль театр ачуга этәргеч бирер.
Мөршидә Җиһан, Ренат Сәхипгәрәее Тарстан яңалыклары .