Бу атнада, ягъни 26 апрель көнне, Бөек татар шагыйре-Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан Республикабызда төрле чаралар оештырыла, шундыйларның берсе Габдулла Тукай исемендәге үнөченче Халыкара шигырь бәйгесе, ул Марсел Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узды. Быел Бәйгенең темасы “ Гасырлар аша…. “ дип исемләнгән иде. Конкурста төрле районнардан, шәһәрләрдән -мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты. Барлыгы 60 кеше финалга чыкты, шуларның утызы җиңүче исеменә лаек булды. Катнашучыларны күренекле театр артистлары һәм Камал театрының баш режиссеры — Фәрит Бикчәнтәев бәяләде.