21 апрельдә, Рамазан Гаете уңаеннан Казанның җәмәгать транспорты иртәнге сәгать 5 тә эшли башлаячак. Графиктагы үзгәрешләр маршрутлары мәчетләр аша үтә торган автобусларга һәм троллейбусларга кагылачак. Шулай ук 21-23 апрельдә Казан халкы һәм кунаклары урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачак.