Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле дин кардәшләр! Вәгазь телевизион ачык конкурсын дәвам итәбез. Иртәгә рамазан гаете. Шул уңайдан бүгенге вәгазебез иң олы дини бәйрәмгә багышлана. Аны шактый тәҗрибәле дин әһеле Яшел Үзән районы һәм шәһәре мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин сөйли.
Мөбарәк рамазан ае безгә ризыкның, суның, бер-беребезнең кадерен белергә, начар гадәтләрдән арынып, нәфесебезне тыеп, изгелекләр кылырга, сабыр, юмарт булырга өйрәтте. Барыгызны да киләсе Рамазан гаете белән тәбрик итеп саубуллашам. Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү