Республикада язгы кыр эшләре дәвам итә. Быел чәчү мәйданы 2 миллион 700 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән сабан чәчүе — 2 миллион гектарга якын. Бу хакта авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ассызыклап үтте. Аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Язгы кыр эшләрен уңышлы һәм сыйфатлы итеп уздыру өчен 37 миллиард сум акча таләп ителә. Шуларның 25 миллиарды чәчү эшенә җибәрелгән инде. Министр терлекчелек тармагының беренче бүлегенә йомгаклар ясады, 3 ай эчендә 34 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе һәм 12 миллиардтан артык сөт продукциясе сатылган.
Шимбә көнне шәһәр халкы өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырылды. Фермерлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, үзләре җитештергән продукцияләрне сатып алучыга тәкъдим итте. Биредә ит, сөт, яшелчәләр сатып алырга мөмкин иде.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре бүген сатучылар өчен дә, сатып алучылар өчен дә файдалы булуы белән танылды. Кукмара, Мамадыш, Арча районнары Агропромпарк мәйданчыгана 15 миллиард сумлык продукция алып килгәннәр.Волгоград өлкәсеннән кайткан кунаклар да Татарстандагы халык ярминкәсенең шаһите булды.
Үткән атна ярминкәләргә бай булды. Шимбә көнне Казан халкы авылда җитештерелгән продукцияне кулай бәядән сатып алырга мөмкин иде. Биредә барлык азык-төлек тә тәкъдим ителгән иде.
Агросәнәгать паркы мәйданчыгында Рөстәм Минңнеханов та булып кайтты.
Экология, агросәнәгать һәм азык-төлек юнәлешләре буенча ирешкән уңышлар турында Наил Залаков сөйләп үтте. . 2022 елда республика игенчеләре 5 миллион 200 мең тонна ашлык җыеп алган иде, Татарстан тарихында беренче мәртәбә 2 миллион тоннадан артык сөт савылган.
Тукай районы язгы кыр эшләренә алданрак чыкты. «Кама» агрофирмасы игенчеләре 26 мең гектарда чәчү эшләре башкарырга тиеш. Иң мөһиме- уңышны җитәрлек күләмдә ашлама белән тәэмин итү.Хуҗалыкларда бөртекле һәм кузаклы культуралардан тыш көнбагыш, рапс, горчица, шулай ук шикәр чөгендере һәм бәрәңге үстерү планлаштырыла.
Өч бизнес-проект «Фермер мәктәбе» мәгариф проектының җиңүчесе булды. Бүләкләү тантанасы Казан дәүләт Аграр университетында узды.
Лилия Дмитриева моннан биш ел элек кош-корт үрчетү белән шөгыльләнә башлый. Әлеге юнәлеш Лилиягә ошап китә, хәтта эшкәртү буенча көчкенә цех та төзетә. Хуҗалыкта тавыклар, казлар, төрле токымлы куяннар, күркәләр һәм фазаннар бар. Киләчәккә планнар зурдан-агротуризм булдыру, ягъни – шәһәр халкын авыл тормышы белән якыннанрак таныштыру
Февраль аенда сайлап алу этабында катнашырга йөзләгән кеше теләк белдергән, нәтиҗәдә 40 катнашучыны сайлап алганнар. Алар ике юнәлеш буенча белем алганнар.