Республикабызда вакытлы матбугат чараларына язылу чоры бара. «Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да «Шәһри Казан.Язмыш» газетасы беренче китабын тәкъдим итте. Яңа китап белән Ләлә Зәйнуллина танышып кайтты.
Вакытлы матбугат чаралары хәзер газета гына түгел, китаплар да чыгара. «Шәһри Казан. Язмыш» газетасының беренче проекты-филология фәннәре кандидаты, журналист Рәсимә Галиеваның «Табылдык кыз» китабы.
«Шәһри Казан. Язмыш» газетасында тормыштан алып язылган әсәрләргә зур урын бирелә. Әрнү-рәнҗеш, уфтанулардан тора кеше язмышлары. Сынаулар аша узган китап геройлары чарада үзләре дә катнашты.
Авторның әлеге китабы журналист язмаларына нигезләнеп туган. Язмада гади тел белән тормыш хәлләре сурәтләнә.Әйе, һәр кеше язмышы үзе бер китап.
Ләлә Зәйнуллина, Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары.