Халыклар дуслыгы йортында Рәшит Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар фестиваленең икенче туры узды! Бәйгегә 117 гариза кабул ителгән. Икенче турга шуларның 74 узган. Бәйгедә хәбәрчебездә булып кайтты.
Яшь башкаручылар конкурсы Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль кысаларында 2007 елдан бирле уздырылып килә. Конкурсның максаты — халык җырлары, классик музыка, эстрада һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, барлау һәм аларны зур сәхнәгә чыгару. Төрле елларда фестивальдә татар җырчылары белән бергә башка милләт вәкилләре дә катнашты.
Шулай ук, халыклар дуслыгы йортында матбугат очрашуы да узды. Анда май аенда Рәшид Ваһапов һәйкеле янында узачак концерт турында әйтелде.
Фестивальне Татарстан Рәисе ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге иҗтимагый татар мәдәнияте фонды оештыра.