Рамазан ае дәвамында Казандагы “Ярдәм” фонды карамагындагы дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге һәм “Ярдәм” мәчете янындагы “Рамазан чатыры”нда 23 марттан 121 апрельгә кадәр ифтарлар уза. Шушы көннәрдә журналистлар өчен дә авыз ачу мәҗесе оештырылды. Ураза тотучы каләм әһелләре белән Мөршидә Җиһан аралашып кайтты.
Рамазан ае белән бергә «Ярдэм» мәчетендә сукырлар өчен чираттагы уку-реабилитация курслары башланган иде.. Аларның тернәкләнүе белән танышу һәм берочтан рамазан ифтарларын оештыру өчен кемнәр генә килми бирегә.
Журналистлар өчен ифтар Казан эшмәкәрләре һәм мөмкинлеге булган гаиләләрнең матди ярдәме белән оештырылган. Ифтар мәҗлесен алып баручы Гамил Нур искәртеп үтүенчә бирегә дини темага язучы каләм әһелләре , ислам белгечлеге буенча укытучы галимнәр , остазлар һәм Ярдәм мәчете белән һәрдаим хезмәттәшлектә булучы гаммәви чаралар хезмәткәрләре чакырылган.
Журналистлар ифтары барышында әйтәсе сүзе булганнарга чыгыш ясау мөмкинлеге дә бирелде.Алар барысы да диярлек Ярдәм мәчетенең эшчәнлеген исламча яшәү һәм эшләү үрнәге дип атады.
Журналистлар бер урынга җыю бик четрекле мәсьәлә . Алар гел хезмәттә, гел юлда. Илфат Фәйзрахманов Төркиядән кайтып төшүгә килсә , Йолдыз Шәрәпованың Белорусиядән кайтып килеше.
Ярдәм мәчетене оештырган мәҗлестә арабыздан китеп барган журналистлар рухына дога кылу да күркәм гадәткә әверелде.
Журналистлар ифтары тәмамланды, әмма рамзанан аебыз әле дәвам итә .Көн саен Ярдәм мәчетенә 500дән артык кеше ифтарга килә, 1000 мохтаҗга ланч –бокс ягъни махсус җыелма ризык тартмалары таратыла.
Мөршидә Җиһан Ренат Асадуллин Татарстан яңалыклары.