Көн тәртибендә 20 дән артык сорау. Халык сайланучылары Җәмәгать палатасы башлыгы Зилә Вәлиеваның граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турындагы докладын тыңлый. Хәзерге Татарстан Конституциясенә туры китерү өчен, гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертергә ниятлиләр. Төп мәсьәлә республика Хөкүмәтенең 22нче елдагы эшчәнлеге турында хисап — икътисад эше ничек үтәлде, сәнәгать җитештерүендә нинди күрсәткечләр, якынлашып килүче елга нинди бурычлар куелды.
Парламент комитетлары үзләренең утырышларында Хөкүмәтнең узган елгы хисабы турында җентекләп фикер алышты. Сессиядә документны Премьер-министр Алексей Песошин тәкъдим итәр дип көтелә. Халык сайланучылары юлларда ремонт эшләренең барышы һәм сыйфаты белән кызыксынды, шулай ук эчке туризмны үстерү мөмкинлекләрен карады.
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин видео элемтә аша төбәк парламентлары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Төп сорау — ел саен Санкт-Петербургта Россия Парламентаризмы көнендә уздырыла торган закон чыгаручылар советын әзерләү. Депутатлар муниципалитетлар сессияләрендә катнашты. Үзенең утырышын башкала шәһәр думасы да уздырды.
Узган ел безнең милли икътисад өчен җитди сынау булды. Тышкы сәүдә эшчәнлеген чикләү, транспорт блокадасы экспорт-импорт операцияләрендә чагылды. Технологик чикләүләр инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга йогынты ясады. Икътисад министрлыгында билгеләп үтүләренчә, көчле басымга карамыйча — безнең предприятиеләр тарафыннан яңа чылбырлар һәм импортны алыштыру җайга салынган.
Ярдәм чаралары оператив гамәлләр җыелмасы нәтиҗәсендә икътисадый күрсәткечләр үсештә. Тулаем региональ продукт узган ел нәтиҗәләре буенча өч триллион 865 миллиард сум тәшкил итте, үсеш темпы — 106 процент. Төп өлешне сәнәгать, агросәнәгать һәм төзелеш секторы алып тора. Бүген барлыкка килгән сорауларга кичектергесез җавап бирүне дәвам итәргә кирәк.
Бүген Татарстанда 2 меңгә якын мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшли, аларда 210 меңнән артык бала тәрбияләнә. Мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлау программасы нигезендә 23 муниципаль һәм 29 дәүләт мәктәбендә, шулай ук 22 балалар бакчасында эшләр башкарылган.
Узган елда мәгариф инфраструктурасы үзгәрде… Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында төп мәсьәлә буенча экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Наил Залаков чыгыш ясады. Әйләнә-тирә мохитне саклауга килгәндә, шактый эшләр башкарылган, һәм моны халык та бәяләде.
Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләрен дә күрсәттеләр. Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетында Хөкүмәт хисабы проектыннан тыш, берничә проектны карадылар. Татарстан Конституциясенең яңа нормаларына туры китерелә торган республика закон проектлары. Торак сәясәте һәм парламентарийның инфраструктур үсеше комитетында депутатлар автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы гамәлдәге республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын анализладылар. Аның төп йомгаклау максаты — федераль законнарга туры килү.
Татарстанда эчке туризмны үстерү буенча зур резервлар бар. Бу хакта Хөкүмәт хисабын караганнан соң, күчмә утырышта инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча парламент комитеты башлыгы Лотфулла Шәфигуллин белдерде. Ул Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында очраклы гына үтмәгән. Бүген анда 41 юнәлеш буенча якынча дүрт мең студент белем ала. Иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе — туризм һәм кунакчыллык индустриясен оештыру өчен кадрлар әзерләү. Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов искә төшергәнчә, бу өлкәдә «Яшь профессионаллар» милли чемпионатында җиңүчеләр бар инде.
Яңа икътисадый чынбарлыкта һәм импортны алыштыру шартларында предприятиеләрнең системалы эшен оештыру турында «Татарстан — яңа гасыр» парламент төркеме депутатлары фикер алышты. Алар Алабуганың һәм Чаллының кайбер сәнәгать предприятиеләрендә булырга карар кылды.
Башта Алабугада алар май һәм бакалея продукциясенең җитештерү мәйданчыклары эше, шулай ук полипропилен җитештерүе белән танышты. Җитештерү барышының күп өлеше биредә автоматлаштырылган, ә кул хезмәте әзер продуктны тартмаларга тутырганда кулланыла. Татарстан яңа гасыр депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Абдульзянов билгеләп үткәнчә, депутатларга санкцион басым шартларында предприятиедә ниләр эшләнгәнен күрергә насыйп булды.
Җирдән файдалану һәм башкала территориясендә төзелеш кагыйдәләрендә кайбер үзгәрешләр турында барды. Шулай ук башкала рәисе казанлыларга лаеклы бүләкләр белән тапәшырды. Сессиядә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары катнашты.