Бу атнада Татарстанда 19 градуска кадәр җылытачак. Бүген 18 нче апрел явым-төшемнәр көтелми, һава температурасы көндез 14- 19 градусны тәшкил итәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан.
Иртәгә,чәршәмбе көнне урыны белән бераз яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, тизлеге урыны белән секундына 4-9 метрга кадәр җитәчәк. Көндез 18 градуска кадәр җылы.