16 нче апрель көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Кәҗүл читек“ спектакле. Әхмәдулла дусларына кәҗүл читек алачагы турында сөйләп, иптәшләрен туйдырып бетерә. Корбан бәйрәме көнне, гаиләнең һәр әгъзасы әтиләреннән бүләк ала, тик, кызганыч, Әхмәдулла читексез кала….Гаяз Исхакый әсәре буенча эшләнгән спектакльне карамый калучылар булса, ашыксыннар-шәп тамаша.
17 нче апрель көнне Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында “Сүнгән йолдызлар” спектакле.
Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары, эчендә матур мәхәббәт туа. Чиста йөрәкле, яшь Сәрвәр белән Исмәгыйль бер-берсен яраталар. Ямьсез, бөкре, Надир да чибәр Сәрвәргә гашыйк. Кыскасы, боларны сез беләсез. Ләкин татарның классик спектаклен караган саен карыйсы гына килеп тора.
18 нче апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Чулпан” спектакле. Иртәме- соңмы беренче мәхәббәт безнең һәммәбезгә дә килә. Күпләр өчен ул алдагы мөнәсәбәтләрнең асылына әйләнә, ә кемдер өчендер упкынга әверелә.
21 апрель көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Көзге кайтаваз” спектакленең ПРЕМЬЕРАСЫ. Яшәгән ди, булган ди профессор. Ул хатынын яраткан һәм татар филологиясенә тугры булган. Көннәрдән бер көнне профессорның ишеген чын фаҗига шакый. Нинди фаҗига турында сүз бара? Моны сез спектакльне карап белерсез.
22 нче апрель көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында «Кызлар килде авылга» комедиясе. Биш-алты ел Ерыклы авылында бала туганы юк! Мәктәпне ябып куйганнар! Авылны коткарып калу өчен туйлар үткәрергә кирәк! Мәстүрә апа шушы планны тормышка ашыру өчен Казанга барып иң матур 4 кызны сайлый. Аларны концерт куярга Ерыклыга чакыра, «Коткарыгыз егетләрне!» дип сөрән сала.
Бу атнага мәдәният дөньясына кагылышлы яңалыклар шулар иде. Үзегезне рухи яктын үстерәсегез килсә — концертларга, спектакльләргә, күргәзмәләргә рәхим итегез.