Апрель ае – бөек шагыйребез туган ай. Тукай язы – Тукай бәйрәме. Бөек татар шагыйре дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаятъ зур, бәяләп бетергесез рухи байлыгын калдырган. Бүгенге татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифә дә нәкъ Габдулла Тукай шәхесенә багышлана. Шагыйрнең тормышы һәм иҗаты белән, татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.