Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Матбугат күзәтүне дәвам итәбез.
Узган атна тарихка күптән көтелгән вакыйга белән кереп калачак — Дәүләт Думасы балигъ булмаганнарга вейп- электрон сигарет сатуны тыю турында закон кабул итте. Хәзер ул тыелган җимешкә әйләнде. Яңа канун яшьләр арасында тамыр җәяргә өлгергән начар гадәттән котылырга ярдәм итәрме? “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчәсе шул сорауга җавап эзләгән. Утсыз гына төтен чыгаручы замана афәтенең нәрсәләргә китереп чыгаруын чамалап -Аллаh сакласын диик тә саклану чараларын күрергә онытмыйк!
Бедәм дәүләт имтиханнары мәктәп укучыларын тугызынчы сыйныфтан соң көллият-техникумнарны сайларга мәҗбүр иткән иде. Укытучының көчсез укучыга унынчы сыйныфка калма дип әйтергә хакы бармы? Әллә hөнәр сайлавың яхшыракмы? Быел республикада 9нчы сыйныфны 40 меңнән артык укучы тәмамлый. Андый проблемасы булганнарга газетадагы “Китәргә дисәләр” дигән язманы укып чыгарга кирәктер.
“Кеше— бала чагыннан ук боек күңел белән генә йөрсә, ул аның холкына да күчә. Шаяра белү-үзе бәхет ул” дип белдергән Татарстанның hәм Россиянең халык артисты Равил абый Шәрәфиев “Шәhри Казан” газетасында чыккан әңгәмәсендә. Шулай, ләкин Равил абый шикелле шаярту өчен аек акыл белән фикер hәм күңел киңлеге дә кирәк. Менә шуңа да бүген шаяра белеп шаяручылар бик сирәк.
Укучыларының күңеленә тияр өчендер инде, газета “Быел бәрәңгене 11 майда утыртасы!” дип сөрән салган. Ел саен кеше дигәнең кишер, чөгендер чәчә, суганын, бәрәңгесен утырта, ләкин ел саен быел соңга калмам микән дип борчылып, матбугаттан аларны чәчү-утырту вакытын эзли. Әмма барыбыз да белә- кайчан гына чәчсәк-утыртсак та, бер генә ел да уңышсыз калганыбыз юк әле.
“Казан утлары”ның апрель саны шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың “Гел сөенче көтәм” дигән шигри тупламы белән ачыла. Татар хатынының дөньядагы гаделсезлекләргә йөрәге әрни: ул иңрәп болай ди:”Кем генә чик куяр бу хәлгә, Җитте дип дәшәргә кем кыяр? Озакмы бергә-бер, йөзгә-йөз Мәгънәсез мин-минлек кан кояр.” Җавабын да үзе үк бирә шагыйрә-“Ташламас сөекле бәндәсен, Саклар Бер Раббысы hәм яклар. Хәм җиде тарафтан гаделлек “Аллаhу әкбәр”ен кабатлар”.
Шундый күңелгә тия торган шигырьләр янәшәсендә журнал ике күләмле әсәр- аксакал язучыбыз Марат Әмирхановның “Яугирә” исемле тарихи романын hәм Башкортостанда яшәп иҗат итүче Хисаметдин Исмәгыйлевнең тормыштан алып язылган “Таш түккән- сихри боҗра” романын бастырган. Укуның кадерен белгәннәр өчен “Казан утлары”нда тагын да бар андый йотлыгып укый торган язмалар.
Укудан hәм фикерләүдән туктамасак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!