Бу көннәрдә, ягни 15 нче апрельдә, Казан Экспо халыкара күргәзмәләр үзәгендә, 11 нче Республика күләм ифтар узды. Биредә Татарстанның төрле почмакларыннан дин кардәшләр, мохтаҗлар һәм физик мөмкинлеге чикле кешеләр, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, илчеләр катнашты. Республика күләм ифтардан Мөршидә Җиһан репортажы.
Кояш баеганчы әле шактый вакыт бар. Шул вакытны әрәм итмәс өчен оештыручылар хәләл сәүдә почмаклары да җәелдереп җибәргән.Халык агыла да агыла. Кайсы саладан. Кайсы каладан килгән. Ел да сагынып көтеп алабыз ди Яшел Үзәннән Тәнзилә абыстай.
Рамазан — мәрхәмәт, изгелек һәм ураза гыйбадәте ае. Бу ай Аллаһы Тәгаләне олылап, Аңа шөкрана итү, ярлыкавын сорап ялвару, игелекле эшләр белән зурлана. Күбрәк кешегә хөрмәт күрсәткән саен, савабы да күбрәк була, дигән сүз. Быел ул Татарстан дииня нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы һәм Туган авылым” милли-туристик комплексы ярдәме белән оештырылды.
Ифтар мәҗлесе уздыру — әлеге изге Рамазан айның бер игелеге. Ә җәмәгать ифтарында катнашу үзе бер савап. Әлеге ният белән бирегә гаиләләре белән килүчеләр дә күп
Республикакүләм үткәрелгән ифтарга җбер килгән кеше даими килә башлый. Әмма беренче килүчеләзр өчен җәмәгать ифтары аеруча истәлекле.Ифтар мәҗлесен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов ачты.
Республикакүләм ифтарның быел тагын бер үзенчәлеге –ул Буа татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев башкаруында «Дәрвиш» моноспектакле белән башланып китте. Ни өчен икәнен республика мөфтие болай аңлатты:Авыз ачу мәҗлесендә килүчеләрнең сөенечен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бүлеште. Шулай ук төрле илләрнең консуллары вәкаләтле вәкилләре катнашты. Ахшам вакыты кергәч, азан әйтелде м мөселманнар ахшам намазын укыды . Ә аннары ифтар кылу залына күчте.
Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризык тарату һәм өстәлләрне җыештыруда ярдәм итү өчен 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 600 волонтер хезмәт күрсәтте. Һичшиксез, Изге Рамазан аенда мондый күләмле чараларда очрашуыбыз, аралашуыбыз, бергәләп намаз укып авыз ача алуыбыз — зур нигъмәт
!
Мөршидә Җиһан, Ренат Сәхибгәрәев Татарстан яңалыклары.