Бүген 14 нче апрель, җомга көнендә, Казанда беренче тапкыр 30нчы автобус Рамазан ае уңаеннан бер көн бушлай йөриячәк. Казан халкы һәм башкала кунакларына мондый үзенчәлекле бүләкне, Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды ясый, ул “Рамазан – изге гамәлләр ае” марафоны кысаларында барлык пассажирларның йөрү чыгымнарын түләячәк.
“Рамазан маршруты” бүген иртәңге сәгат тугыздан кичке алтыга кадәр эшлиячәк. 30нчы маршрут юкка гына сайлап алынмаган: аның пассажирлары арасында даими рәвештә фондка килеп йөрүче һәм аннан ярдәм алучы күпләгән мохтаҗлар бар. Бушлай автобусны танып алу өчен, аның алдагы тәрәзәләрендә «Рамазан мөбарәк булсын» һәм «Социальный маршрут «Закят» дигән язулар бар, ә салоны шарлар белән бизәлгән.