Татар халкының мәшһүр сәхнә остасы, зыялы шәхес, нәфис сүз остасы, эстрада режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Хезмәт Кызыл байрагы ордыны иясе радио һәм телевидение дикторы Айрат Гәрәй улы Арслановның тууына 95 ел тулды. Шул уңайдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе аның каберен зиарәт кылуны һәм чәчәкләр салуны оештырды. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Агымдагы елның 10 апрелендә Айрат Арслановка 95 яшь тулган булыр иде. Ул Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылында туа. 1949 елда — Татар дәүләт театр училищесының актерлык бүлеген, 1967 елда Анатолий Васильевич Луначарский исемендәге Мәскәү театр сәнгать институтының актерлык факультетын тәмамлый. Бер үк вакытта Татар радиосында диктор, Татар академия театрында артист булып эшли, соңырак Казан телевидение студиясендә актер һәм диктор, Татар дәүләт филармониясендә эстрада артисты һәм режиссер буларак үзен танытты.
Айрат Арсланов тормышын, иҗатын милләтебезнең мәдәниятен, шигъриятен, әдәбиятын пропагандалауга, телебезне саклап калуга багышлаган шәхес. Нәфис сүз аркылы халкыбызның уй, теләкләрен, шатлык-хәсрәтләрен сокландыргыч тавышы аша ачып сала белгән мәшһүр башкаручы артистыбыз булып халкыбыз күңелендә озак сакланыр. Айрат Арсланов 2010 елның 23 апрелендә Казанда вафат булды. Искә алу чарасы Казанның Яңа бистә Татар зиратында оештырылды.
Фәннур Хәсәнов, Дамир Мөхәммәтханов Татарстан яңалыклары.