Иртәгә 15 апрельдә, Казан Экспо халыкара күргәзмәләр үзәгендә 11 нче Республика күләм ифтар узачак. 11 нче республикакүләм ифтар 11 мең кешене кабул итер дип көтелә. Алар арасында Татарстанның төрле почмакларыннан дин кардәшләр, шул исәптән мохтаҗлар һәм физик мөмкинлеге чикле кешеләр, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, илчеләр.
Ифтар программасында Татарстанның халык артисты, Буа татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев башкаруында «Дәрвиш» моно спектакле дә бар.
Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризык таратуга ярдәм итү өчен, 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 600 волонтер хезмәт күрсәтәчәк. Республика күләм ифтарга ризыклар әзерләү өчен, 2 тонна сыер ите, берешәр тонна дөге һәм яшелчәләр, ярты тонна печенье һәм кәнфит, 11 мең данә өчпочмак һәм бөккән, 800 кг кипкән җиләк