Татарстан меценатлар клубының беренче утырышы “Туган авылым” үзәгендә узды. Меценатлар клубы Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән “Педагог һәм остаз” елы кысаларында эшчәнлеген үстерә. Хәйриячеләр берләшмәсе эчендә остазлык мәктәбе эшләячәк.
Уңышлы, тәҗрибәле эшкуарлар яшь эшмәкәрләр өчен остаз ролен үтәячәк. Татарстан үзенең танылган хәйриячеләре Сөләймән Аитов, Иван Алафузов, Юнысов, Апанаев, Утәмешев династияләре белән данлыклы. Татарстан меценатлар клубы аларның традицияләрен дәвам итүне һәм күбрәк эшмәкәрләрне җәлеп итүне максат итеп куя.
Татарстанда «Кеше приюты» хәйрия проекты инде 6 елдан бирле эшли. Шушы көннәрдә Питрәч һәм Лаешта мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итү өчен тагын ике пункт ачыла.