Бүген 13 нче апрельдә, Татарстанда күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую мәсьәләләре буенча бөтенроссия кайнар линиясе эшләячәк. Республика халкына Роскадастр филиалы һәм Росреестр идарәсе белгечләре консультация бирәчәк.
Шулай ук җир кишәрлекләрен ничек бүлү яки берләштерү һәм Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында техник хаталарны ничек төзәтү турында да сөйләячәкләр.
Түләүсез консультацияләр бүген көндезге сәгать икедән, кичке бишкә кадәр 255-25-71 телефоны буенча биреләчәк.