Дөньяви тормыш белән динне бергә алып бару сирәк кешеләргә бирелә. Башкалабыз Казанда халыкка дин гыйлеме таратучы Сәйдә Аппакованың “Тузмас бүләк” исемле китабы тәкъдим ителде. Тулырак Ләлә Зәйнуллина репортажында.
Гомеренең сигезенче дистәсен ваклаучы, Сәйдә абыстайның еллары дисбедәй тезелгән. Ул Казан мәктәпләрендә диннәр тарихын, гарәп телен укытуны башлап җибәргән мөгаллимә. Дин сабаклары бирүнең уку-укыту программасын, методикасын булдыручы, танылган вәгазьче.
Яңа китабында күңел хатирәләрен яңартып, укучысына җиткерергә теләгән тормыш дәресе. Әти-әнисе үзенә тапшырган тузмас бүләкне тормышта ничек файдалануы турында бәян итә.
Әлеге китапта авторның “Тәртип” радиосында чыккан “Тузмый торган бүләк” тапшыруында сөйләнгән язмалары тупланган.
Әлеге басмадан һәркем үзе өчен кирәкле, файдалы мәгълүмат тапмый калмас. Моңа кадәр авторның “Тузмый торган бүләк” китаплары дөнья күргән иде.
Ләлә Зәйнуллина, Илдар Галәветдинов. Татарстан яңалыклары.