Казанда парклар һәм бакчаларны талпаннардан эшкәртү башланды. Быел талпаннар сезоны 7 нче апрельдә башланып китте. Кискен җылы һава торышы урнашу сәбәпле, бөҗәкләр алданрак уянган һәм хәзер алар актив үрчи. Талпаннар — куркыныч авырулар — энцефалит һәм боррелиоз таратучылар. Алар баш һәм арка миен зарарлыйлар.
Шуңа күрә, ел саен үләннәрне һәм куакларны химикатлар белән эшкәртү уздырыла. Беренчеләрдән булып Вахитов исемендәге паркны, шулай ук Кабан күленең түбән, урта һәм югары күлнең ял итү зоналарын эшкәрттеләр.
Эшкәртүдән соң бу паркларда ике сәгать йөрергә ярамый. Паркка керү урынында кисәтү язулары урнаштырыла. Белгечләр казанлыларга паркларда. урманда йөргәндә тәнне тулысынча каплап торучы кием кияргә, ә иң яхшысы прививка ясатырга киңәш итәләр.