Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестрының Казандагы гастрольләре тәмамланды. Татарстан тамашачысы югары сәнгать үрнәкләре –Антон Брукнер, Сергей Рахманинов, Татарстан һәм Башкортстан композиторлары әсәрләреннән торган концерт программасын карады.
Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры гастрольләре ике республиканың академик югары сәнгать ягыннан бердәмлеген, композиторлар берлекләренең хезмәттәшлеген күрсәтте. Оркестрның баш дирижеры – Башкортстанның атказанган артисты , Салават Юлаев исемендәге Дүләт премиясе лауреаты — Дмитрий Крюков.
Премьералар дигәннән, алар чыннан дла күп иде: Илһам Байтирәковның Гөлчәчәк симфоник әкиятеннән сюита, Ильяс Камалның Илһам Шакировека багышланган “Карурман аша” симфоник поэмасы, Рафаил Касыймовның 7нче симфониясе, Лидия Ризванова, Хөсәен Әхмәтовның симфоник әсәрләре яңгырады.
Ут күршеләребезнең Казанга килүе ул хәрвакыт бәйрәм. Шунысы сөендерә: милләтара дуслык кына түгел, ике республика арасында музыка дуслыгы да бар.
Айзилә Батрханова, Ренат сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.