Казанда 7нче тапкыр мөселман хатын-кызлары өчен «Fashion Iftar» узды. Мәҗлес мөселман дизайнерларының коллекцияләрен тәкъдим итү, җырлар, бүләкләр уйнату белән бергә үрелеп барды.Бу хакта тулырак Мөршидә Җиһан репортажында.
Фешн–ифтарның максаты – ислам динендәге хатын-кызларның матур киенү мөмкинлеге барлыгын , үзе дә кул эшләре остасы икәнлеген, сәламәт яшәү рәвеше алып баруын ассызыклау. Бу хакта каршы алу залындагы сату-алу почмаклары да искәртеп тора.
Исеменнән үк үзенчәлекле булган ифтар мәҗлесенең милли кылларның уятырлык тәкъдимнәре булмаса да исламча яшәү рәвешен алып баруга өндәүдә этәргече зур .
Ураза тотарга этәргеч биргән икән бик күркәм. Ә төп тамаша- ислам модасы. Гәрсә ислам һәм мода сүз ярашмый кебек тә. Гаяз Исхакый әйтмешли , Заманына күрә гадәте, гадәтенә күрә кешесе.
Россиянең бик күп төбәкләреннән килгән модельерлар 80 нән артык берсеннән-берсе үзгә кием тәкъдим итте.Эшкә дә әрешкә дә бар. Хәтта исламча спорт киемнәре коллекциясе дә күрсәтелде. Тамаша кылучылар елдагыча меңнән артык. Быел мәҗлеснең төп шарты – ак киемнән булу иде.
Туй үпкәсез булмый диләр, кемгәдер бу рәвешәле ифтарлар тда ошамсый, җитешсезлекләрен дә тәнкыйтьлиләр. Эшләмәгә кеше генә ялгышмый. Иң мөһиме төп оештыручы Җәннәт Минһаҗеваның нияте изге.
Мөршидә Җиһан, Альберт Сафиуллин. Татарстан яңалыклары.