Республиканың милли музеенда Нәҗип Җиһанов исемендәге “Татарстан мирасы” дүртенче халыкара татар мәдәнияте, музыка һәмсәнгать конкурсы лауреатлары концерты булып узды. Әлеге бәйге ел саен уздырыла. Быелгысы нәрсә белән үзенчәлекле иде? Искәндәр Гыймалтдинов репортажында.
Бәйгедә катнашучылар төрле номинацияләрдә ярыша, алар арасында: гомуми һәм махсус фортепиано; кыллы, бәрмә һәм өрмә музыка кораллары; хор, ансамбль һәм аерым җырлар, академик һәм эстрада җырлары; хореография; нәфис сүз; декоратив-гамәли һәм сынлы сәнгать.