Алдагы видеоязмабыз Нурлат районынан фермер Иршат Зәйнуллин турында. Иршат Зәйнуллин кунакларны мал-туар белән якыннанрак таныштыра. Биредә савым сыерлары, бозаулар, аерым утрауда үрчемле сарыклар да бар. Фермада 4 кеше хәзмәт куя.
Кыр эшләренә тезекләндерелгән техника, катнашазык, печән запасы да әзер. Әлеге авылҗирлегендә кооператив төзү ниятлиләр.Ял итү өчен барык шартлар да тудырылган. Аерым бина түбәсе астында – сауна. Тирә — юньгә алмагачлар ямь өстәп тора.
Нурлат эшмәкәрләре районның агротуризмын яңа дәрәҗәгә күтәрергә ниятли. Фермер Иршат Зәйнуллин үзенең проекты уңышлы булуына ышана. Киләчәктә ял итү комплексын булдырырга хыяллана.
Динә Нәҗметдинова, Гүзәл Сәмәрәнова,Тимур Новкиов.