Быел республикада «Земство табибы» программасы буенча, 127 медицина хезмәткәре авылга эшкә кайтачак.«Земство табибы» программасы халык саны 50 меңнән артмаган торак пунктларга эшкә кайткан медицина белгечләренә бер тапкыр компенсация түләү мөмкинлеге бирә. Сүз табиблар, фельдшер, акушер һәм шәфкать туташлары турында бара.
Бер тапкыр түләнә торган компенсациянең күләменә килгәндә, табибларга – бер миллион-миллион ярым сум, ә фельдшерлар өчен ул 500-750 мең сумны тәшкил итә. Әлеге программа «Сәламәтлек саклау» ил күләм проекты һәм «Сәламәтлек саклауны үстерү» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла. «Земство табибы » программасы турында тулырак мәгълүмат белән, республика cәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.