Татарстан мөфтиятенең Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча, «Нурлы Рамазан» бәйгесендә 27 объект катнаша. Татарстанның төрле почмакларыннан, шулай ук Башкортстаннан әнә шул санда гариза килде. Гаризалар кабул итү тәмамланды.
«Нурлы Рамазан» бәйгесе республикада изге ай мохитен булдыру һәм иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмаларны халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – ягъни кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә чакыру өчен игълан ителде. Иң матур бизәлешне башкаручыга, хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә. Бәйге шартлары буенча биналарга керү юллары һәм тышкы өлешләрнең бизәлеше Ураза бәйрәменә, ягъни 21 нче апрельгә кадәр сакланырга тиеш. Финалга чыгучылар 16 нчы апрельгә кадәр билгеләнә.