Мамадыш районында язгы кыр эшләре башланды. Беренче булып кырга «АПК Азык-төлек программасы» ҖЧҖнең «Нократ» бүлекчәсе хезмәтчәннәре чыктылар. Алар күпьеллыклар һәм көзге культураларны минераль ашламалар белән тукландыра. Көннән-көн эш темпы арта бара. Әлеге агрочараны кайчанга тәмамларга исәплиләр һәм бөртеклеләр чәчүгә кайчан керешәчәкләр? Бу хакта киләсе язмада.
Тышкы кыяфәте мультфильмнардагы транспортны хәтерләтсә дә, бу техниканың җилкәсенә җаваплы миссия йөкләнгән. Аның ярдәмендә басуларга минераль ашламалар сибәләр. 10 минут эчендә 10-15 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итеп, агрегат 4,5 гектар җирне ашлый. 5 көн эчендә “Нократ” бүлекчәсе эшчеләре 1500 гектар җирне туендырган. Барлыгы 13мең га якын булган басуларны ашлауда 4 техника катнаша: роса һәм ТРЭКОЛ техникалары. КАМАЗ машиналарында 800 кглы ашлама капчыклары китерелә.
Баш агроном Иван Афанасьев билгеләп үткәнчә, һава торышы бик үк сөендермәгән булса да, быел уҗымнар яхшы кышлаган. Яздан кырларга һәр гектарга 120 кг исәбеннән нитромофоска керткәннәр.
Басуларны минераль ашлама белән тукландыру якындагы 10 көн эчендә төгәлләнергә тиеш. Шуннан соң аграрийлар дым каплату процессына керешәчәк.
Татарстан яңалыклары, Мамадыш районы.