Казанда тонометрларны тикшерү буенча Бөтенроссия акциясе башланып китте. 7 апрельгә кадәр Техник көйләү һәм метрология буенча Федераль агентлык белгечләре приборларны тикшерәчәк. Тулырак алдагы сюжетта.
Дарулар белән дәваланучылар “ак төймәнең” дозасын белергә тиеш. Дару дозасын тонометр күрсәткечләрдән чыгып нәтиҗәлә ясыйлар. Михаил Опредиляко гипертония белән авырый. Тонометр белән бик еш куллана- алар анда икәү, шуңа күрә икесен дә тикшерергә алып килгән.Белгечләр тонометрларны тикшерәләр. Әгәр дә тонометр төзек булса – билгеләнгән кан басымы күрсәткече белән кеше кулын хәтерләткән прибордагысы тәңгәл килергә тиеш. Хата китсә, тонометрны тикшереп, сәбәбен ачыкларга тырышалар.
Кайвакыт тонометрларны ремонтлыйлар яки приборны тулысынча алыштырырга киңәш итәләр. 7 апрельгә кадәр тонометрларны Чаллы, Чистай, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә тикшереп була. Казанда аларны сәгать тугыздан алып кичке бишкә кадәр журналистлар урамы 24 нче йортта урнашкан бинада тикшертеп була.