Түбән Кама районында өч гидротехник корылма капиталь ремонтка мохтаҗ. Алар авария хәлендә. Болар – Югары Чаллы, Калиновка һәм Югары Уратма авылларындагы объектлар. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Югары Чаллыдагы бердәнбер күпернең нинди хәлдә булуын Түбән Камадагы хәбәрчеләребез карап кайтты.
Бәла-каза булмасын, дип борчыла Рәйхәт Кәлимуллин. Югары Чаллы авылындагы бердәнбер күпер әкренләп җимерелә бара. Ул ике ярдагы торак пунктны тоташтыра һәм буадагы суны тота. Тик елдан-ел туза. Ярты гасырдан артык элек төзелгән күпер ремонтка мохтаҗ.
Язгы ташуга әзерлек, гидротехник корылмаларның торышы “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә дә көнүзәк тема булды. Түбән Кама районында шундый 10 конструкция урнашкан. Шуларның өчесе авария хәлендә. Югары Чаллы күпереннән тыш, Макаровский авыл җирлегенең Калиновка белән Югары Уратьмада урнашкан ике объект. Ләкин тиздән эш үзгәрергә тиеш.
Авария хәләтендәге гидротехник корылмаларга килгәндә, Югары Уратма һәм Югары Чаллы авылларында ремонт үткәрү өчен проект-смета документациясе инде эшләнгән. Дәүләт экспертизасының уңай нәтиҗәсе дә бар. Калиновка буенча мәсьәләне хәл итәсе кала, кәгазь эшләре башланган.
Ветлана Шумкова, Булат Абдульманов, Татарстна яңалыклары.