Казанда Татарстанның халык шагыйре, балалар язучысы Роберт Миңнуллинның “Мәхәббәтле көзләрем” яңа китабы тәкъдим ителде. Чара «Китап club» ресторанында узды.
Китапның исеме юкка гына «Мәхәббәтле көзләрем» дип аталмый. Көз — шагыйрьнең күңел халәте. Әлеге басма Роберт абыйның нәшриятка үзе китергән соңгы кулъязмасы. Быел Роберт Миңнуллинның бакыйлыкка күчүенә 3 ел.
Китапның электрон варианты алданрак чыккан була. Хәзер 700 битлек булып басылган китапка Роберт Миңнуллинның яңа шигырьләре һәм элегрәк язылган сайланма әсәрләре урын алган. Аның беренче шигырьләр китабы 1976 елда дөнья күргән була. Шул дәвердән башлап, сиксәннән артык шигырьләр китабы дөньяга тарала.
Роберт Миңнуллинның иҗаты чын бриллиант кебек, һәр язмасы матурлык, яктылык белән балкый, күңелгә җылылык өсти. Чарада авторның туганнары, дуслары, якыннары, танылган татар шагыйрьләре һәм язучылары катнашты.
Ләлә Зәйнулина. Ринат Сәхибгәрәев. Татарстан яңалыклары.