Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 5 апреленнән 18 апреленә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләрен тотуга чыгымнарның бер өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.
Акча хуҗалыктагы 1 сыер өчен — 2 мең сум, 2 сыерга — 3 мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыерга 4 мең сум исәбеннән карала, 500 сумлык ветеринария чаралары уздыру шартнамәсенә кул куйганда, һәр сыерга өстәмә 300 сум субсидия бирелә. Өч яшьтән зуррак булган бер баш бия тотуга түләү 5 мең сум исәбеннән карала.