Казан шәһәре Совет районының татар телендә белем бирүче 149нчы лицее — Татарстан Республикасы халыкларының телләрен, мәдәни мирасларын, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү юнәлешендәге эшчәнлеге өчен грантка ия булган уку йорты. Мәгариф системасына кагылган кырыс үзгәреш җилләренә бирешмичә, үзенең милли йөзен саклап калган әлеге уку йортында Татарстан телерадиокомпаниясенең иҗат төркеме булып, лицей тормышы белән танышып, аралашып кайтты.