Билгеле булганча, 1 нче апрельдә шәһәрдә территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башланды.
Май башына эшләр 22 млн кв.м. мәйданда башкарыла. Алдагы еллардагы кебек үк, җәмәгать киңлекләрен, урман полосаларын һәм яр буе зоналарын чистарту өстенлекле булып кала. 29 нчы апрельдә гомумшәһәр өмәсе уза.
Традицион өмәләр Казанның 12 җәмәгать киңлегендә үткәреләчәк. Һәр чара индивидуаль форматта оештырыла.
Өмәләр сериясе 19 нчы апрельдә Лядской бакчасындагы акциядән башлана. 22 нче апрельдә Горки-Әмәт урманы, Җиңү паркы, Горьки исемендәге парк һәм Комсомол күле территорияләрен тәртипкә китерү күздә тотыла. 29 нчы апрельдә өмәләр Рус-Алман Швейцариясендә, Салават Күпере паркында, Тинчурин исемендәге паркта, «Фестивальный» бульварында, Урицкий исемендәге паркта һәм «Казан» гаилә үзәге янында узачак.
13 нче майда Казансу яр буен җыештыру эшләре алып барылачак. Һәр өмәнең форматы турында Парклар һәм скверлар дирекциясе соңрак хәбәр итәчәк.