Бу атнада Татарстанда җылы һәм коры һава торышы көтелә. Атна уртасында гына кайбер районнарда яңгыр явар дип көтелә
Бүген көндез җылылык 17 градуска кадәр күтәрелеп, төнлә 0-5 градуска калачак дип фаразлана. Әмма атмосфера фронты һава торышын үзгәртәчәк: төнлә урыны белән яңгырлар булачак.
Фаразлауларга караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә явым-төшемнәр бик аз булачак. Һава температурасы төнлә -2дән+3 градуска кадәр, ә көндез 7дән 12 градуска кадәр тәшкил итәчәк.