Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия 2023 елда әлеге дәрәҗәле премиягә дәгъва кылган кандидатлар исемлеген раслады. Быел Республикабызның әлеге мәртәбәле бүләгенә 13 кеше дәгъва кыла. Театр сәнгате өлкәсендә, Әдәбият, Кинематография, Музыкаль сәнгать, Рәсем сәнгате, Архитектура өлкәләрендә иҗат итүче танылган шәхесләребез. Фәннур Хәсәнов видеоязмасыннан.
2023 елда дәрәҗәле премиягә дәгъва кылган кандидатлар исемлегендә сәнгать фәннәре кандидаты, этник музыка белгече, фольклорчы галим Геннадий Макаров та бар —
Геннадий Макаров 1969 елдан магнитофонга халык иҗаты әсәрләрен язып алу максаты белән Татарстан, Башкортстан, Чиләбе, Оренбург һәм башка өлкәләрдә ел саен музыкаль-этнографик экспедицияләр оештыра. Борынгы уен кораллары: думбыра, танбур, дәф, сызгычлы кубызларны хәзерге заман татар сәнгатенә кайтаручы, аларны тергезү һәм реконструкцияләү авторы. Ул шушы хакта бик күп монографияләр, дистәләрчә фәнни һәм тәнкыйди мәкаләләр бастырып чыгарды.
Геннадий Макаров-Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы доценты. Ул «Идел-Кама буе татарларының традицион өрмәле уен кораллары (тарихи реконструкция һәм генезис проблемалары)» дип аталган тема буенча диссертация яклый. «Бәрмәнчек», «Хушаваз», «Ак калфак» исемле вокаль-инструменталь фольклор ансамбльләренең оештыручысы һәм фәнни җитәкчесе дә. Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.