Машина махсус хәрби операция барган зонага китәчәк. Түбән Кама эшкуары солдатларга шундый бүләк ясый. Беренче тапкыр гына түгел. УАЗ автомобиле тулысынча диярлек яңартыла: двигателен, кузовын алыштыралар. Эш барышы белән безнең төшерү төркеме танышты.
Машинаны рәткә китерүдә автосервисның барлык белгечләре үз көчләрен кертәләр. Эштән соң да калалар. Мәҗбүри итеп түгел, үз теләкләре белән. Әлеге автомобиль хәрби зонага китәчәк. Түбән Кама эшкуары солдатларга шундый бүләк ясый.
Автомобильне хәрби зонага шушы атнада җибәрергә планлаштыралар. Буш түгел. Салон эченә күчтәнәчләр, солдатларга көндәлек тормышта кирәк-яраклар да салачаклар.
Солдатларга теләгән һәркем кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә ала. Түбән Камада гуманитар ярдәм җыю буенча 13 пункт эшли. Волотенлар актив рәвештә әйберләр, азык-төлек алып киләләр. Хәйрия чарасында гади шәһәрдәшләрдән алып эшкуарларга кадәр катнаша.