Хәерле иртә, хөрмәтле телевизор караучылар!19 апрельдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында гаҗәеп кызыклы бер вакыйга көтелә. Галиәсгар Камал исемендәге театрның оркестры чыгыш ясый. Гадәти генә чыгыш түгел, «Алар беренчеләр иде» дип аталучы яңа программа премьерасы!. Әлеге премьера турында сөйләшү өчен без студиябезгә Галиаскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Кашаповны чакырдык.