Апрель ае халкыбызның бөек улы Габдулла Тукай рухы белән сугарылган. Шагыйрь исемен йөрткән абруйлы премия лауреатларының исмнәре дә нәкъ менә апрель аенда, аның туган көнендә билгеле була. Быел ул 65 нче тапкыр тапшырылачак.
Быелгы премиягә дәгъва итүчеләр арасында, сынлы сәнгать өлкәсенә керткән өлеше, милли юнәлештә башкарылган декоратив паннолары өчен, Татарстанның Халык рәссамы Наилә ханым Кумысникова да бар. Шушы көннәрдә иҗатчының шәхси күргәзмәсе ачылды. Рәссамның искиткеч, зур зәвык белән башкарылган эшләрен без дә күреп кайттык.