Арча районында Кышкар авылында «Кышкар Нуры» конференциясе узды. Аның төп темасы — Татарстанның иң борынгы мәчетләренең берсе базасында тарихны, традицияләрне торгызу һәм мәдрәсәнең эшен дәвам итү. Конференциядә безнең хәбәрчебез дә булып кайтты.
Кышкар мәдрәсәсе — Казан губернасының Кышкар авылында сәүдәгәр Баязит әл-Кышкари тарафыннан XVIII гасыр башында оештырылган данлыклы уку йорты. Анда беренче татар газетасын оештыручы дин һәм җәмәгать эшлеклесе Гатаулла Баязитов, күренекле татар шагыйре Габделҗәббар Кандалый, татар мәгьриыәтчесе ,тәрҗемәче Таиб Яхин, күренекле дин эшлеклесе, Габдулла Тукайның укытучысы Мотыйгулла Төxвәтуллин, Тукаөның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт, шулай ук Русиянең күп кенә төрки халык вәкилләре укый. 1918 елдан соң мәдрәсә ябыла.
Арча районы Кышкар мәдрәсәсендә беренче тапкыр «Кышкар нуры» дип исемләнгән фестиваль үтте. Чараны «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы, «Безнең мирас» журналы, Кышкар авылы мәдәният йорты оештырган иде.
Кышкар мәчетенә җитәкчеләр игътибар итсә, мәчет тагын да күркәм булып эшләп китәр иде. Бу Татарстанда беренче һәм борынгы мәчетләрнең берсе санала. Бүгенге көндә районда 93 мәчет эшли. Мәчкәрә мәчетен салдыручы татар меценаты Габдулла Үтәмешевнең оныгы Исмәгыйль Үтәмешев нәкь менә кышкар мәдрәсәсенә җитәкчелек иткән дин эшлеклесе икәнен дә онытмыйча, Мәчкәрәдәге кебек укуларны биредә дә үткәрү бик урынлы булыр иде.
Искәндәр Гыймалтдинов, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.