Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар!Татар матбугатын күзәтүне дәвам итәбез.
Рәсми мәгълүматларга караганда, былтыр илдә автомобиль бәяләре сиксән процентка кыйммәтләнгән. Бәясе тешләү белән бергә сайлау мөмкинлеге дә кимегәннән кими. Бүген машина сатып алу яки алмаштыру отышлымы? Кибетләрдә hәм базарда тимер атлар күпме тора? “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләгән. Ә җавапны язманың исеменнән үк табарга була-Булганы йөреп торсын.
Шиhабетдин Мәрҗани милләтне саклый торган өч билгене атаган- туган тел, гореф-гадәт hәм милли кием. Ни кызганыч, шундый чорга җиттек- бу билгеләрнең өчесе дә саклауга мохтаҗ. Тел дибез икән- сөйләшүчесе кими, гореф-гадәт дисәк, үтәүчеләр сирәк, кием дисәк, киючесе аз. Соңгысы- милли кием базарындагы хәлләрне “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе җентекләп өйрәнгән. Укысагыз, бик күп мәгълүматлы булырсыз.
Газетада татар юморының бүгенге хәле турында да Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла белән тәфсилле әңгәмә басылып чыккан. Кем әйтмешли- заманасы нинди- булса, шаяруы да шундый инде.
Яз җитте-, сулар ага, сыерчыклар кайтты, күңел сөенә…Ләкин бөтен кешеләрнеке дә түгел. Әтнә районындагы Казак Үртәмендә яшәүче 82 кешенең барысын да язгы юл өзеклеге кара кайгыга салган.
Биш чакрым юлсызлыкның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында “Шәhри Казан” газетасындагы “Берәр вакыт капланырбыз шикелле” дигән язмада тәфсилләп язылган. Баксаң, шул биш чакрым юлсызлыкны район да хәл итә алмый- заманында күтәртеп ясалган юл”Главтат-дортранс” дәүләт казна учреждениесе карамагында, авыл советы да халыктан җыелган үзара салым акчасын бары тик авыл эчендәге юлларга гына тота ала. Дөрес, аңарчы халкы корылып яки китеп бетмәсә, Казак Үртәме 25 нче елга кадәр юллы да булып куя ала- теге авыр исемле оешма түрәләре шундый өметле хәбәр ишеттергәннәр. Аллаh юлсызлыктан hәм тиреләре калынайган түрәләрдән сакласын!
Хоккей уенын яратучылар бүген “Ак барс” ның “Авангард” командасы белән икенче уенын карарга дип әзерләнә. Татарстан командасының Гагарин кубогы өчен ярымфиналга чыгу сөенече турында “Шәhри Казан” тулы бер битлек язма биргән. Нишләмәк кирәк, бөтен дөньясы үзара тарткалашып яткан бер заманда без генә читтә кала алмыйбыз бит инде.
Хоккейда Зиннәтулла Биләлетдинов җитәкләгән “Ак барс”ыбыз җиңәсенә ышанычыбыз зурдан. Ләкин телебезгә каршы торучы көчләрне җиңүе бер дә җиңелдән булырга ошамаган. “Шәhри Казан” газетасының“Кунак бүлмәсендә”ге халык шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла белән әңгәмәне укып чыккач, күңелдә шундый фикер туа. Монда hәрберебезнең үҗәтлеге, тырышлыгы, көче кирәк булачак.
Аллаh ярдәменнән ташламасын дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!