Шәһәр кибетләрендә “Игелеклелек киштәләре” барлыкка килә башлады. Аларны мохтаҗларга ярдәм йөзеннән урнаштыралар, шул ук вакытта теләге булган һәркем биредә азык-төлек калдыра ала. Игелеклелек киштәләре ничек эшли, моны хәбәрчебез күзәтте.
Ирле-хатынлы Хәйруллиннар “Игелеклелек киштәсенә” беренче чиратта кирәкле азык-төлек продуктлары җыялар. Кибет хуҗалары буларак, алар киштәләрнең һәрвакыт тулыланып торуына зур игътибар бирә. Мохтаҗларга ярдәм итү идеясе үз сату ноктабыз барлыкка килгәч үк туды ди Рамиль үзе.
Бер ай дәвам ителгән акцияда катнашучылар шактый. Кергән һәр кеше изге эшкә үз өлешен кертергә тырыша. Ярдәм кулы сузарга теләүчеләр арасында шәһәрдә яшәүче Кайрат Дәүләтбаев та бар.
Һәр иртә ипи, төрле ярмалар, сыек май, тоз, шикәр һәм башка азык-төлек продуктлары белән тулыланган киштәләр кичкә тулысынча диярлек бушап кала. Сатучы Гүзәлия Таҗетдинова сүзләренчә, аларны алырга көндәлек йөрүче мохтаҗлар да бар.
Мондый “Игелеклелк киштәсе” шәһәрнең Вахитов урамында урнашкан пекарня-кибетендә да эшләп килә. Изгелек кылырга теләгән һәркем акциягә кушыла ала.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.