Бу атнада Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Бөтенроссия балалар китабы атналыгы узды. Акциянең максаты – балаларны кечкенәдән китап белән дуслаштыру, китапханәләр һәм язучыларның ролен үстерү. Тулырак Ләлә Зәйнуллина язмасында.
Казанның «Әкият» балалар үзәгендә китап атналыгы уңаеннан Россия балалар язучысы, шагыйрь, драматург, музыкант Андрей Усачев балалар өчен егермедән артык китап, пьеса һәм мультфильм авторы. Ул атаклы Соня исемле этне уйлап чыгаручы булып та укучы күңеленә кереп калган. Соняның маҗаралары инде берничә буын кечкенә укучыларны шатландыра. Очрашуда Андрей Усачев үзенең шигырьләрен укыды, җырлар башкарды. Балалар һәм өлкәннәрнең сорауларына җавап бирде.
Шулай ук очрашуда балалар өчен язучысы, шагыйрә Галина Дядина һәм Мәскәүнең танылган балалар китаплары рәссамы — Евгений Антоненков катнашты. Чара барышында балалар викторина, әдәби бәхәстә дә үзләрен сынады.
Ләлә Зәйнуллина, Володя Юрков, Татарстан яңалыклары.