Түбән Каманың “Апуш” балалар китапханәсендә 2 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балалар шигырь сөйләү осталыгында ярыштылар. Әйтергә кирәк, кечкенә нәфис сүз осталары арасында көндәшлек көчле булды. 1 нче турда 50гә якын бала катнашып, шуларның яртысы финалга чыкты. Сабыйларның ихлас чыгышларын бергәләп карап узыйк.
Зәлинә Гыйләҗетдиноватамашачы алдындаүзен иркен тота. Милли кием дә бик килешә, чын татар кызы. Сәхнәгә чыгучыларның һәркайсы күркәмКечкенә нәфис сүз осталары мәртәбәле жюри әгъзаларын үзләренең образлары, сәнгатьле сөйләм осталыгы, иҗади чыгышлары белән шаккаттырырга тырыштылар.
“Апуш” балалар китапханәсендә 2 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балалар шигырь сөйләү осталыгында ярыштылар.Кечкенә нәфис сүз осталары арасында көндәшлек көчле була. 1 нче турда 50гә бала катнашып, шуларның яртысы финалга чыккан.
93 нче балалар бакчасына йөрүче Салават Ахбаев та финалистлар исемлегенә эләгә. Бәйгедә беренче тапкыр гына катнашса да, 6 яшькә кадәрге балалар арасында аңа тиңнәр булмый.Сөйлим анам телендә” бәйгесе Түбән Камада өченче тапкыр үткәрелә. Иганәчеләр булып Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы чыгыш ясый. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.