Казан Кремле “Хәзинә” күргәзмәләр залында Татарстанның халык рәссамы Наилә Кумысникованың шәхси күргәзмәсе ачылды.
Рәссам, күн сәнгате өлкәсендә эшләп, зур казанышларга ия булган, республикабызның әйдәп баручы сәнгать осталарының берсе. Татарларның борынгы күнчелек үрнәкләрен торгызып, аларга заман сулышын кертеп, гамәли сәнгатне иң югары дәрәҗәгә күтәргән шәхес.
Күргәзмәдә, Наилә Кумысникова бай иҗади мирасының иң матур үрнәкләрен тәкъдим итә.
Сынлы сәнгать өлкәсенә керткән өлеше, милли юнәлештә башкарылган декоратив паннолар өчен, Наилә Халит кызы Кумысникова Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.