5 нче апрельдә Казан халкы һәм кунаклары Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак. Бу учреждениенең туган көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Кунакларны ГабдуллаТукай, Максим Горький, Федор Шаляпин, Шәриф Камал, Каюм Насыйри музейларында көтеп калалар. Республика Милли музееның матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, музейларга айның һәр беренче сишәмбесендә, бушлай керергә мөмкин.