Су күтәрелүе Мишә, Иж, Нократ елгаарында күзәтелә. Татарстанның башка елгаларында су басу дулкыннары биеклеге түбәнәя. Биектау районында Казансу елгасы күтәрегән, Байкал авылы янындагы юлны су баскан. Торак йортлар һәм йорт янындагы кишәрлекләр өчен куркыныч юк.. Юл буйлап транспорт хәрәкәте туктатылды, җәяүлеләр һәм автомобиль техникасы хәрәкәте чикләнде, киртәләрне тыя торган билгеләр куелган. Буа районында Черки-Кильдураза бистәсе янындагы түбән күпер судан бушап калды.