Шәһәр халкы тузган автомобиль һәм велосипед шиннарын эшкәртүгә тапшыра ала. Экологик акция бу атнада, ягни 2 нче апрельдә узачак. Шиннарны иртәнге сәгат уннан- уникегә кадәр, Җиңү Проспекты урамы, 141 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәкләренең берсендә, ачык парковкада кабул итәчәкләр.
Тузган шиннарны Теләче районындагы заводка алып китәләр. Җыелган икенчел чималны эшкәртеп, аннан резина плитәләр ясаячаклар, алар балалар мәйданчыкларын, каплау өчен кулланыла.